24 февраль көнне үзәк китапханә 1 нче мәктәпнең 9 сыйныф укучылары өчен "Гомерлеккә киткән Россия солдатлары" дип исемләнгән истәлек кичәсе үткәрде. Бу 76 нчы Псков Кызыл Байрак һава - десант дивизиясе 104 нче парашют десант полкының 6 нчы рота десантчы геройларына багышланган иде.
Тарихта еш кына географик исем сугышчан батырлык, рух биеклеге символына әверелә: Куликово кыры, Бородино, Сталинград, Курск - нәкъ менә шушы көрәшләр һәр россияле өчен хәлиткеч, мәңгегә әһәмиятле.
2000 елның икенче Чечня сугышы безнең тарихка тагын бер - Улус - Керт исемен өстәде. Анда, Аргун тауларында, Хаттаб һәм Басаев боевикларыннан 6 ротаның гомере өзелә. 84 десантчы, шул исәптән барлык офицерлар батырларча һәлак булды. Кичәдә «Честь имею» нәфис фильмыннан өзекләр, гаилә архивларыннан видео күрсәтелде, шулай ук«Если звезда упала», «Расплескалась синева»җырлары яңгырады.