Бәзәкә авыл китапханәсендә «Ләйсән» балалар бакчасы балалары белән берлектә бөек рус язучысы Н.Г. Гарин-Михайловскийның тууына 170 ел тулу уңаеннан «Гарин-Михайловскийның шәфкатьлелек дәресләре» исемле әдәби сәгать үткәрелде.
Китапханәче язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача танышканнан соң, «Тема һәм Жучка» дип исемләнгән хикәя укыды. Аннан соң малайның гамәлләре турында фикер алышу булды, нәниләр эт сурәтләрен ясадылар. Балаларның этләре төрле төстә чыкты, әмма аларның күзләре бер үк төрле матур иде. Бу хикәя хайваннарга карата мәхәббәт, фидакарьлек, дуслыкка өйрәтә бит.