26 февраль көнне Енабердино мәдәният йортында яшьләр белән "Сак булыгыз! Химик матдәле үләннәр рәвешендә сатуга чыгарыла торган тәмәке тарту катнашмасы (СПАЙС) үлемгә китерә" дигән профилактик әңгәмә үткәрелде.Балалар СПАЙС кулланучы кешене ничек белергә мөмкин, СПАЙСЛАР куллану нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, аннан ничек котылырга мөмкинлеген белделәр. Чара ахырында балалар сәламәт яшәү рәвеше генә уңышлы киләчәккә ярдәм итә дигән нәтиҗә ясадылар.