1 март- Бөтендөнья песиләр көне

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

1 нче март көнне Тойгуҗа авыл китапханәсендә язның беренче көнендә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья песиләр көненә карата  кычкырып укулар үткәрелде.Песиләр - безнең дүрт аяклы дусларыбыз. Шаян, мөлаем, акыллы-бу гаҗәеп хайваннар инде мең еллап безнең янәшәбездә. Балалар үзләре өчен мәчеләр тормышыннан бик күп кызыклы нәрсәләр ачтылар: бу хайваннарны ничек кулга ияләштергәннәр, нинди токымнар була, песиләр ничек дәвалый белә. Китапханәдә песиләр турында китап күргәзмәсе оештырылды. Китап битләре буйлап сәяхәт иткәндә балалар әдәби әсәрләрдән песиләрне искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International