Усатый – полосатый, или кто сказал мяу

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Язның беренче көнендә үзәк китапханәдә 3 нче сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья мәчеләр көне уңаеннан "Усатый-полосатый, или кто сказал мяу" исемле конкурс-уен программасы узды.

Китапханәчедән балалар песиләрнең җирдә яшәүче иң серле хайваннарның берсе булуын белделәр, песиләрнең үз – үзләрен тотышы турында тарихлар, алар турында язылган әкиятләр һәм хикәяләр ишеттеләр. Балалар герой-мәчеләр турында викторина сорауларына җавап бирделәр, бирелгән рифмага дүртюллыклар төзеделәр, «Гав исемле песи» мультфильмыннан өзек карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International