Корней бабай әкиятләре

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

1 апрельдә күп кенә буын кызлар һәм малайларның яраткан язучысы-Корней Иванович Чуковский тууына 140 ел тулган булыр иде. Татар Чаллысы авыл китапханәсе язучының юбилеен бәйрәм итүгә алдан ук әзерләнә башлады. 28 февраль көнне башлангыч мәктәп укучылары өчен «Корней бабай әкиятләре»дип исемләнгән уен – сәяхәт үткәрелде.

Һәр станциядәге сынауларда балалар бик теләп катнаштылар. Алар тәкъдим ителгән викторина сорауларына актив җавап бирделәр, өзекләр буенча әкиятләрне атадылар, пазл-рәсемнәр җыйдылар, кайсы геройга нинди предмет туры килгәнен белделәр. Чуковский әкиятләрен барысы да яраталар, алар игелеккә, дуслыкка өйрәтәләр, төрле яшьтәге кешеләр хәтерендә озак сакланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International