«Шаян песи» әдәби уены

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

1 мартта мәчеләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр (тәрбияче Хәсәнянова  Г.М.) өчен авыл китапханәсе белән берлектә "Шаян песи" әдәби уены үткәрде.

Балалар китапханәченең песиләр тормышындагы кызыклы фактлар турында сөйләвен кызыксынып тыңладылар. Әңгәмәгә бик теләп кушылдылар һәм үзләренең песиләре турында сөйләделәр:исеме, нәрсә ашаталар, алар белән ничек уйныйлар. Аннан соң табышмакларга җавап бирделәр һәм песиләр турында кызыклы хикәяләр укыдылар. Чара ахырында "Кошки-мышки"уенын уйнадылар. Китапханәдә яшь китап укучылар өчен "1 март-песиләр көне" дигән китап-иллюстратив күргәзмә оештырылды, анда балалар китапларындагы койрыклы геройлар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International