Яраткан язучының юбилее - яраткан әсәрләренең битләрен тагын бер кат актарып карау, бәлки, үзең өчен яңа берәр нәрсә белергә мөмкинлек. Быел искиткеч язучы Валентин Петрович Катаевка 125 яшь тулган булыр иде. Балалар китапханәсе «Әкияти теләкләр илендә» исемле әдәби уенын «Цветок-семицветик» һәм «Дудочка и кувшинчик» әкиятләре буенча 4 нче мәктәпнең 2 «А», 3 «А» сыйныфлары (Фәйзуллина Н.Ф., Миронова М.Ю.) һәм 1 нче мәктәпнең 2 «А» сыйныф укучылары (Архипова Н.А.) өчен үткәрде.
Китапханәче Казакова Л.М. балаларга Валентин Катаев тормышындагы кайбер фактлар турында сөйләде һәм аның әкиятләре буенча сораулар бирде. Иң актив катнашучыларга грамоталар тапшырылды.