Бөтендөнья кычкырып уку көне кысаларында Абалач авыл китапханәсе чит ил әкиятләрен популярлаштыруга багышланган "Без дуслар белән әкиятләр юбилеена ашыгабыз" исемле республика акциясенә кушылды.
Бу көнне яшь китап укучыларыбыз «Юбилей муенсасы»дип исемләнгән китап күргәзмәсе буенча әдәби-танып-белү сәяхәтендә булдылар. Акция барышында китапханәче «Күбәләк» балалар бакчасы балалары өчен француз язучысы Шарль Перроның «Золушка»исемле юбиляр әкиятен (325 ел) укыды. Балалар зур кызыксыну белән әкиятне тыңладылар һәм кулларында Золушканың «бәллүр» туфлиен тотып карадылар.