Тихоново авыл китапханәсендә «Белочка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә «Балаларга сугыш турында мультфильмнар аша сөйлибез»дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде.
Китапханәче «Безнең бабайлар сугышта» дигән стендлар белән таныштырды, аларның батырлыклары һәм бүләкләре турында сөйләде. Балалар Мясной Борда табылган әйберләр күргәзмәсе белән таныштылар. Шулай ук очрашуга килгән сугыш ветераны Пупышев Семен Даниловичның медальләрен зур кызыксыну белән карадылар. Балаларга «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга Бөек Ватан сугышы турында» видеоролик һәм «Васятка»мультфильмы күрсәтелде.