Балалар китапханәсе хезмәткәрләре 3 нче мәктәпнең 3 «Г» сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе Крюкова Л.М.). «Борис Житков белән зоология бакчсында» дип исемләнгән әдәби мозаика үткәрделәр.
Быел Борис Житковның «Хайваннар турында хикәяләр» циклы язылуга 87 ел тула.Бу цикл кеше белән хайваннар арасындагы мөнәсәбәтләр тарихы, анда автор хайваннарның кешеләрне коткаруы, аларның тугрылыгы, ышанычлы дуслыгы турында уйлар чыгарылмаган очракларны сурәтли. Китапханәче Казакова Л. М. балаларны Борис Житковның биографиясе белән таныштырды, аның «Маймыл турында» һәм «Мангуст» хикәяләре буенча викторина үткәрде һәм «Аучы һәм эт» хикәясенең аудиоязмасын тыңларга бирде. Нәтиҗәдә, иң күп сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә грамоталар тапшырылды.