3 март көнне Татар Чаллысы авыл китапханәсендә башлангыч мәктәп укучыларына «Флора һәм фауна дөньясында»дигән экологик лото уйнарга тәкъдим ителде.
Балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр һәм уен кырында җавап - картинаны яптылар. Барлык катнашучылар да үзләрен табигать дөньясының чын белгечләре итеп күрсәттеләр, шуңа күрә дә уен кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты! Табигать-үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләрнең уртак йорты. Кеше кислород белән тулы чиста һавадан, чиста судан, кошлар җырлавыннан, яфраклар кыштырдавыннан, тамчылар зеңгелдәвеннән башка яши алмый. Боларның барысын да безгә табигать бирә. Әйдәгез, аңа сак карыйк һәм безнең гүзәл планетабыз чәчәк атсын, чишмәләр гөрләсен, бакчалар чәчәк атсын, бал кортлары безелдәсен, кошлар җырласын! Табигатьне саклагыз!