Әлеге акциянең максаты яшь җәяүлеләрнең игътибарын юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә юнәлтү булды. Яшь хәрәкәт инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләре белән белешмәлекләр тапшырдылар, шулай ук алар белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, балаларга бигрәк тә җәяүлеләр өчен көйләнми торган кичүләрдә юлларны аркылы чыкканда игътибарлы булырга кирәклеге турында искә төшерделәр. Шулай ук юлларда балаларга киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллану кирәклеген искә төшерделәр.