ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре шәһәрнең 2 сәүдә объектында сыра һәм сыра эчемлекләрен законсыз сату фактларын ачыклады. «Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасында гражданнар тарафыннан билгеләнгән хокук бозулар буенча вәкаләтле вазыйфаи затлар тарафыннан контроль буенча чаралар үткәрелде. Шәхси эшмәкәрләр гамәлдәге законнарны карап, товар озату документларыннан һәм Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында теркәлмичә генә сыра һәм сыра эчемлекләрен саттылар. Барлыгы 100 литрдан артык алкогольле продукция законсыз әйләнештә булган.
Хөрмәтле кулланучылар! Әгәр дә сез кибеттә, кафеда, юлда, фатирда һәм башкаларда алкогольне законсыз сату фактларын белсәгез "Халык контроле"нә хәбәр итегез. Алкоголь һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше турында хәбәр биргән өчен, факт расланган очракта, акчалата бүләкләү каралган. Конфиденциальлек гарантияләнгән.
Яр Чаллы территориаль
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе органы