Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ннән 2022 нче елның 4 марты 18 сәгатьтән 6 марты 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында кисәтү килде.
2022 елның 5 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
- төнлә томан (Казанда да);
- буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараю (Казанда да), төнлә һәм көндез бозлавык көтелә;
- иртән һәм көндез секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил (Казанда да), көчле кар, юеш кар, кар көртләре.