Бүген кайгылы хәбәр килде - Бөек Ватан сугышында катнашкан Лыкова Клавдия Ивановнаның йөрәге тибүдән туктады.
Район җитәкчесе Радмир Беляев, район ветераннар советы хезмәткәрләре ветеран вафат булу уңаеннан кайгысын уртаклашалар.
Клавдия Лыкова 1924 елда ТАССРның Баулы районында туа. Сугыш башлангач, 17 яшьлек Клава фронтка авылдашы Иван Лыковны озата. Ә 1943 елның 22 июнендә якташлары 15 яшь кызны фронтка озата, алар арасында иң яшь, тормыш сөючән Клава да була. Повестка алгач, ул бик шатлана, чөнки элек беркая да авылдан чыкканы булмый. Хәрби күнекмәләрне үзләштерүгә җибәрелгән кыска вакыт зенитчылар өчен бик тиз үтә. Беренче сак объекты Казандагы дары заводы була. Тугыз айдан соң зенитчыларны Көнбатыш Украинага күчерәләр. Ике якташы бомбага тоту вакытында һәлак була, җиңүдән соң 13 кыз гына кире әйләнеп кайткан. Икенче Белоруссия фронты составында аларның зенит-артиллерия полкы Припять елгасы аша стратегик билгеләнештәге күперне елдан артык саклый. Белоруссияне фашистлардан азат итеп, Польшага барып җитә. Шул ук фронтта зенитчы булып полк составында Берлинга кадәр барып җиткән Ваня Лыков та хезмәт иткән. Алар арасында хат алышу бара. Клавдия өенә 1945 елның 5 августында кайта. 1946 елның маенда авылга Иван кайта. Очрашу тыйнак туй белән тәмамлана.
1971 елдан гаилә Менделеевскида яши, бирегә экскаваторчы итеп Иван Федоровичны эшкә җибәрәләр. Клавдия Ивановна пенсиягә кадәр мәктәп интернатында төнге няня булып эшләгән. 2000 елда инфаркт кичергән фронтовик ирен җирләгән.
«Белоруссияне азат иткән өчен» медале, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Лыкова Клавдия Ивановна туганнары, якыннары һәм якташлары хәтерендә тыйнак, тәртипле, ярдәмчел кеше буларак калачак. Аның турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Туган-тумачаларының һәм якыннарының ихлас күңелдән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәбез...