Администрациядә гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы булды

2022 елның 5 марты, шимбә

Район җитәкчесе Радмир Беляев катнашында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды.

Хакимияттә киләсе бәйрәм чараларына әзерлек кысаларында Менделеевск районының террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узды. Чаралар үткәргәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм террорчылыкка каршы чаралар турында фикер алыштылар.

Менделеевск районы территориясендә куркынычсызлыкны тәэмин итү турында полиция бүлеге начальнигы Руслан Бәдретдинов сөйләде.
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда эвакуация чараларын үткәрү турында ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге башлыгы Айдар Әхмәдуллин сөйләде.
Районда террорчылыкка каршы өстәмә чаралар турында район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рөстәм Сабитов хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International