3 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья язучылар көненә Ижевка авыл китапханәсендә “Аларның сүзе гасырдан гасырга ” әдәби сәгате үткәрелде.
Чарада Ижевка урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары катнашты (туган тел укытучысы Хөрмәтуллина Л.Н.). Китапханәче И.М.Останина балаларны язучылар көнен бәйрәм итү тарихы, шулай ук хәзерге җәмгыятьтә әдәбиятның һәм китапның роле белән таныштырды. Чараның икенче өлешендә әдәби уен үткәрелде. Балалар И. Крыловның «Бүре һәм төлке» мәсәлен күрсәттеләр. Барлык биремнәрдә дә балалар әдәбиятта яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Чара кысаларында рус һәм чит ил язучыларының популяр әсәрләре белән китап күргәзмәсе куелды.