Монай авыл китапханәчесе "Тургай" балалар бакчасы белән берлектә, Бөтендөнья мәчеләр көненә багышланган "Күп төрле мәчеләр" дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде.
Китапханәче балаларны китапханә фондыннан китаплар һәм журналлар белән таныштырды, песиләр турында презентация күрсәтте. Балалар хайваннарны һәм аларның балаларын карау ысуллары, песиләрнең төрле токымнары, аларны тоту үзенчәлекләре турында белделәр. Балалар белән бергә А.Афанасьевның «Мәче һәм төлке», И. Крыловның «Чуртан һәм песи», А. Толстойның «Ябалак һәм песи», «Песи Васька», Л. Толстойның «Песи баласы», К. Ушинскийның «Шаян песи», Ш. Перроның «Итекле песи» һ. б. әкиятләрен искә төшерделәр. Экологик сәгать Ш.Перро әкияте буенча төшерелгән «Итекле песи» мультфильмын карау белән тәмамланды.