Безнең тормышыбызда химия

2022 елның 5 марты, шимбә

4 март көнне ]үзәк китапханәдә яшь һәм кызыксынучан китап укучылар өчен «Химия безнең тормышыбызда»дип исемләнгән мәгълүмати – танып-белү сәгате үткәрелде.

Химия матдәләр һәм аларның әверелешләре турында кызыклы фәннәрнең берсе. Балалар мавыктыргыч формада әле өйрәнәсе фән турында белделәр, химиянең нәрсә икәнлеге һәм аның ни өчен кирәклеге турында таныштылар. Аннары зур кызыксыну белән тәҗрибәләр уздыруга кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International