4 март көнне С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән район җитәкчесе Радмир Беляев котлады.
Бу көнне хезмәт бурычын үтәгәндә улларын югалткан аналарга – Куршакова Раиса Максимовна һәм Рябова Любовь Алексеевна, шулай ук хезмәтен башкарганда һәлак булган район эчке эшләр бүлеге хезмәткәренең улы - Шәехова Зәйнәп Шәмсимөхәммәт кызына чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
Концерт безнең якты һәм талантлы артистларыбызның чыгышлары белән дәвам итте.