"Вдохновение" бию сөючеләр клубы Мәскәү шәһәрендә узган мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә икенче Халыкара премия конкурсының I дәрәҗә лауреаты булды.

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

4 мартта "Вдохновение" бию яратучылар клубы (җитәкчесе Л.Я. Бәхтиярова) Мәскәү шәһәрендә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә FOSSART II Халыкара премиясе конкурсында катнашты.

Конкурска 3 республикадан, 23 өлкәдән, автоном округлардан төрле яшьтәге 2000нән артык катнашучы составындагы 80 хореография коллективы килде.

"Вдохновение" коллективы "Халык биюе" номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат булды (56 - 75 яшь).

Мондый масштаблы бәйгедә коллектив беренче тапкыр булды.

"Җиңү җиңел бирелмәде. Репетицияләр, халык бик күп, өч минут вакыт бирелгән сәхнә сынавы. Әмма коллектив түзде, барлык кыенлыкларны да уңышлы башкарып чыкты. Тамашачылар һәм жюри чыгышларны алкышларга күмделәр.

Жюри әгъзасы, РФ атказанган хореографы Александр Кашевичның бүләкне тапшыру барышында: "Мин Сезгә сокланам! Сезгә бары тик уңышлар гына телим! Сез бу бүләккә лаек!"

Дулкынланулар артта калды! Ә күңелдә-бәйрәм! Бу сәфәр безне берләштерде! Күңелләребездә озак сакланырлык якты тәэсирләр калдырды.

Мәскәүгә сәфәр оештыру өчен җаваплылыкны үз өстенә алудан курыкмаган Лилия Җәүдәт кызына без зур рәхмәтле. Аның  һәр катнашучыга карата аерым мөнәсәбәте ихтирамга һәм соклануга лаек."- дип уртаклашты безнең белән ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Лариса Кривилева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International