"АвтоЛеди өчен чәчәкләр" акциясе

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре 4 нче мәктәпнең яшь хәрәкәт инспекторлары отряды белән берлектә гүзәл затларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.

Менделеевскида хатын-кыз машина йөртүчеләрны  туктату өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен дә, документларны тикшерү өчен дә түгел, ә бәйрәм белән котлау сәбәп булган. Автоледилар бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр ишеттеләр.

Чара ел саен үткәрелә торган «Автоледи өчен чәчәкләр» исемле Бөтенроссия акциясе кысаларында узды.

Хатын-кызларга чәчәкләр тапшырганда, полиция хезмәткәрләре һәм яшь хәрәкәт инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм башка машина йөртүчеләр өчен үрнәк булырга кирәклеге турында искәрттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International