Әлфия Когогина: катлаулы заманнар тиз һәм сыйфатлы карарлар таләп итә

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Дәүләт Думасы санкцияләр шартларында гражданнарны яклауга һәм Россия икътисадының тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән законнар пакетын ахыргы, өченче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: "катлаулы заманнар тиз һәм сыйфатлы карарлар таләп итә. Моның өчен, беренчедән, без Хөкүмәткә 2022 елда гражданнарны дару препаратлары һәм медицина әйберләре белән тәэмин итүгә, социаль ярдәм күрсәтүгә һәм аерым категория кешеләрне пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы карарларны кичекмәстән кабул итү хокукын бирдек. Икенчедән, агымдагы елда җитештерү булмаган чыгымнарны максималь рәвештә бетерү максатыннан планлы тикшерүләр үткәрүгә мораторий кертеләчәк. Өченчедән, автомат рәвештә лицензияләр озайтылачак. Дүртенчедән, кирәк булганда, импортны алыштыру максатларында продукцияне сертификацияләүнең тизләтелгән тәртибе кертеләчәк. Шуны аңларга кирәк, бу-законнарның беренче пакеты. Без хөкүмәт белән икенче һәм аннан соңгы пакетларны эшләү өстендә эшлибез".

Кабул ителгән законнар пакетында Россия Федерациясе гражданнарын социаль яклау дәрәҗәсен күтәрүне, халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү, дару препаратлары һәм медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү, социаль ярдәм күрсәтү һәм пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләрен җайга салу үзенчәлекләренә бәйле нигезләмәләр, шулай ук чит илләрдә белем алган һәм аны туктатырга мәҗбүр булган россия гражданнарының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итә торган чаралар каралган.

Моннан тыш, икътисадый секторга ярдәм итү механизмнары, шул исәптән Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән рөхсәт һәм лицензия процедуралары, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алганда хокукый режимның үзенчәлекләрен, шулай ук Россия Федерациясендә иминият эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлкәсендә хокук мөнәсәбәтләрен җайга салу үзенчәлекләре билгеләнә.

Шулай ук милли байлык Фонды акчаларын дәүләтнең кыйммәтле кәгазьләренә урнаштыру мөмкинлеге карала. Моннан тыш, Россия икътисадына тискәре йогынтыны булдырмау буенча төрле чараларны тәэмин итүгә өстәмә нефть-газ булмаган керемнәрне оператив куллану мөмкинлеге карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International