4 марттан 5 мартка кадәр "Батыр" спорт мәктәбендә «Фулл-контакт»һәм «лайт-контакт»дисциплиналарында Татарстан Республикасында һәлак булган интернационалист сугышчыларга багышланган Менделеевск шәһәренең кикбоксинг буенча ачык беренчелеге узды.
Ярышларда Татарстан Республикасының 5 шәһәр һәм районыннан 110 спортчы катнашты. Турнирның судьялар бригадасын Бөтенроссия категорияле судья, кикбоксинг буенча Россиянең спорт мастеры Сергей Осипов җитәкли. Тренер Немтырев Олег җитәкчелегендә безнең спортчылар түбәндәге призлы урыннар яуладылар:
1 урын-Кривоконев Марк
1 урын-Мөхтәсипова Венера
2 урын-Хәлиуллин Тимур
2 урын-Фәрхетдинова Мәрьям
3 урын-Локтев Никита
3 урын-Хәлиуллин Эмиль
3 урын-Таран Милана
Барлык спортчылар да грамоталар, медальләр һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.