Менделеевскида " Бамбино" яңа балалар күңел ачу үзәге ачылды

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

1 яшь ярымнан башлап балалар өчен иркен якты уен зонасы.

Биредә туган көн яки дуслары белән тематик бәйрәм үткәрергә була. Һәр ял көннәрендә аниматорлар белән мастер-класслар уздырыла.

Очрашуда Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, социаль-икътисади үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары үзәк җитәкчесе Эльвира Микеева белән балалар күңел ачу урынын алга таба үстерү турында фикер алышты.

Реклама

РЕКЛАМА

Реклама

Эшмәкәр Эльвира Микеева үз хыялын тормышка ашырырга һәм шәһәрдә балаларга ял итү өчен уңайлы шартлар тудырырга карар кылды. 1 500 000 миллион сумлык проект яшь менделеевлылар өчен иң яхшы күңел ачу урыннарының берсе булды һәм якын арада әле тагын төрле активлыклар белән тулыландырылачак.

-Мин балалар белән эшләргә бик яратам, шуңа күрә балачактан ук балалар күңел ачу үзәген оештырырга хыялландым. Без күптән түгел ачылдык, әмма инде хәзер үк туган көннәр, бәйрәмнәр үткәрүгә заказлар кабул итәбез. Планда интерактив зоналар һәм sony-playstation уен приставкасы кую, — дип уртаклашты эшмәкәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International