Абалач балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Абалач авыл китапханәсе һәм "Күбәләк» балалар бакчасы тәрбиячеләре үткәргән "Масленица " бәйрәмендә катнаштылар.
Балалар бу бәйрәмне түземсезлек белән көттеләр. Һәм менә ул килеп тә җитте. Бу бәйрәмдә балалар читтән генә күзәтеп тормадылар, ә үзләре дә катнаштылар. Балалар бакчасында иртәдән күңелле халык музыкасы яңгырады. Масленица тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Балалар янына Кыш һәм Яз килде. Күңелле конкурслар беркемгә дә күңелсезләнергә ирек бирмәде! Масленица-ул күңелле кыш белән хушлашу һәм табигатькә җанлану һәм кояш җылысы алып килүче язны каршылау. Яз һәм кояш символы-коймак! Менә без дә Масленицаны кайнар коймак белән уздырдык.