Яңа Кокшан авылында кышны озату бәйрәме узды.
"Чиста йорт", "Кечкенә генә булса да, үзе төз" "Озын толым" бәйгеләрендә олылар да, балалар да актив катнаштылар. Балалар үзләре ясаган кояш рәсемнәрен күрсәттеләр. Китапханәче табышмаклар әйтте, шулай ук Масленица турында мәкальләр белүгә конкурс үткәрелде. Гадәттәгечә үлән чәе эчтеләр һәм тәмле коймакла ашадылар. Бәйрәм ахырында Масленица карачкысын яндырдылар һәм "Гори, гори, ясно!" җырын башкардылар. Кышны озаттык һәм язны каршыларга әзер. Бу хакта балалар карда су буяулары белән яздылар. Чәчәкләр һәм кояшлар ясадылар. Бәйрәм белән!