Рус халкының җырлары, биюләре, бәйрәм өстәле арты уеннары белән күңелле бәйрәмнәре күп. Масленица бәйрәме иң истә калырлык бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Монаш авыл китапханәсендә «Масленица самавырда кунакта»дип исемләнгән бәйрәм утырмалары узды.
Кадерле кунакларны Масленица китапханәче Т.В. Байтуганова үзе каршы алды. Һәр йортта кунакларны коймак белән сыйладылар, ә коймак өстәленә хуш исле һәм тәмле чәй куелды. Алып баручылар белән бергә бәйрәм коймак атнасының һәр көнен искә төшерделәр, күңелле конкурсларда катнаштылар, коймак пешерү рецептлары белән уртаклаштылар. Барлык катнашучылар да призлар алды.