Балалар китапханәсе 1 нче мәктәпнең дүртенче сыйныф укучылары өчен (Мухадеева Т.В.) Бөтендөнья китлар һәм дельфиннар көненә багышланган «Диңгез-океандагы кебек» дигән танып-белү сәгате үткәрде.
Китапханәче Галиуллина Л.Г. сөйләвеннән балалар диңгез һәм океаннарда яшәүче имезүчеләр тормышындагы бик күп кызыклы фактларны белделәр, аларның тавышларын ишеттеләр, табышмаклар чиштеләр, Кызыл Китапка кертелгән диңгез һәм океан хайваннары белән якыннан таныштылар. Әңгәмә слайдлар күрсәтеп алып барылды. Балалар әңгәмә-викторинада катнаштылар һәм сорауларга актив җавап бирделәр, аларга дельфиннарның чыгышы турында видеоролик нык ошады. Очрашу Ай исемле кит турында мультфильм карау белән тәмамланды.