Масленица

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Масленица - елда иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе, ул бөтен Россия буенча киң билгеләп үтелә. Ул гасырлар буена сакланып, буыннан-буынга тапшырыла торган гореф-гадәтләрне чагылдыра. Бу атна буе бара торган бәйрәм-әйлән-бәйлән, җыр-бию, уеннар, кыш белән саубуллашу һәм язны каршылау йоласы. 6 март көнне Сәйтәк авылында Масленица бәйрәмен күңелле итеп билгеләп үттеләр.

Чара авыл клубының  фойесында китапханәче Данилова Е. И.  әзерләгән  интерактив белән башланып китте.  Викторина аша катнашучылар Масленица бәйрәменең тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын белделәр. .Чарада катнашучылар өчен клуб җитәкчесе Я.Г. Гизатуллина һәм Р. Дождикова  күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр әзерләделәр. Күңелле музыка шатлык, күңел күтәренкелеге өстәде. Бәйрәм кунаклары коймак һәм тәм-томнар белән сыйландылар, аларны кайнар чәй белән сыйладылар. Чара ахырында кыш китү һәм яз килү символы булган карачкыны яндырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International