Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 10 мартында төнлә һәм иртән урыны белән һава температурасы минус 26 градуска кадәр төшәр дип көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе киңәш итә.
Салкын тидермәс өчен, кирәк булмаса, урамга чыкмаска, балалар, йорт хайваннары белән урамда озак йөрмәскә һәм еракка йөрүдән тыелырга кирәк.
Өшүнең төп сәбәпләре: кысан һәм дымлы өс һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, алкоголь белән исерү, шулай ук хәлсезлек һәм арыганлык. Калын киенегез, җылы стелькалар һәм йон оекбашлар киегез – алар дымны үзенә сеңдерәләр, аякларны коры калдыралар, салкынга җылы бияләйләр, баш киемнәре һәм шарфтан башка урамга чыкмаска; даими актив хәрәкәтләнергә кирәк.
Көчле салкында еракка йөрмәү һәм сәфәр кылмау яхшырак. Автомобильдә йөргәндә юл-транспорт һәлакәтләре һәм кинәт җитешсезлекләр куркынычы кискен арта. Ерак араларга йөрүче шоферларга да үз куркынычсызлыгы турында истә тотарга кирәк-сезон буенча киенергә, җылы кием-салым һәм аяк киемен, кайнар чәй запасын онытмаска, мөмкин булган кадәр ягулык запасы булырга тиеш.
Автомобильдә начар күрүчәнлек шартларында хәрәкәт иткәндә тизлекне артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
Кинәт тоткарлыклар булдырмаска кирәк: тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормозга басып, сезнең арттан килүче машина йөртүчеләргә кисәтү сигналы бирегез.
Өшегәндә беренче ярдәм:
Әгәр бу өшү икән-ничек тә җылынырга тырышыгыз, җылы бинада берничә сәгать утырыгыз, ашагыз. Әгәр өшегәнсез икән тиз арада табибка мөрәҗәгать итегез. Нык өшегәндә, туңганда, медицина ярдәме барып чыкмый икән, нишләргә?
- Зыян күргән кешенең киемен алыштырыгыз. Юешләнгән киемен салдырып ңылы җәймәгә яисә юрганга төрегез Зыян күргән тән тиресенә кагылмагыз!
- Җылы суда җылытыгыз. Температура 40-42 градус булырга тиеш. Әгәр термометр юк икән, кулны терсәккә кадәр суга тыгыгыз. Әгәр дә кайнар түгел икән - димәк температура яхшы. Өшегән урынны суга тыгыгыз, тән алсу төскә кергәнче һәм тән сизә башлаганчыга кадәр тотыгыз. Зарарланган урын савытка тияргә тиеш түгел. Әгәр бит яки колакөшегән икән йомшак сөлге белән (суды чылатып сыгарга) җылы компресс ясагыз
- Киптерегез һәм төрегез. Тире алсу төскә керә башлагач, зарарланган урынны чиста материяга төрегез. Әгәр бу аяк яки кул икән, киптерү өчен һәм тирегә инфекция кермәс өчен һәр бармагын төрегез яки бармак араларына мамык бөтерчекләре куегыз.
- Күбрәк сыеклык эчерегез. Алкогольдән башка теләсә нинди җылы эчемлекләр. Бу нормаль тән температурасын торгызырга һәм кан йөрешен яхшыртырга ярдәм итәчәк.
- Авыртуны баса торган чаралар. Аспирин яки ибупрофен авыртудан арындырачак һәм кан әйләнешен яхшыртачак.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә онытмагыз:
· спиртлы эчемлекләр кулланмагыз, урын өстендә тәмәке тартмагыз!
* балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;
* төзек булмаган электр үткәргечтән беркайчан да файдаланмагыз, электр челтәрен артык тыгызламагыз, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;
* кабызылган электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән эш итүдә ваемсызлык. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый, өстәвенә, башка кешенең гомере өчен дә бернинди җаваплылык та тота алмый.
Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96