Менделеевскида химия юнәлешендәге көллият һәм лицей барлыкка киләчәк

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Менделеевскида һөнәри юнәлеш эшен оештыру буенча тәҗрибә алмашу  максатыннан эшлекле сәфәр белән КНИТУ-КХТИ делегациясе килде. Кунаклар 7 нче «Алтын балык» балалар бакчасында булдылар, анда алар өчен күрсәтмә чара, экскурсия үткәрделәр һәм музейны күрсәттеләр.

 «Аммоний» АҖ ярдәме белән өченче гомуми белем бирү мәктәбендә  капиталь ремонттан соң ачылган  химия, биология, физика сыйныфларында булдылар.

Мәктәптә яңа җиһазлар  сатып алынган. Химия дәресләрендә укучылар химик тәҗрибәләр үткәрәләр, биология һәм физика кабинетларын ныклап җиһазлыйлар.

Аннары хакимият бинасында район җитәкчесе Радмир Беляев @ radmirbelyaev,  КНИТУ-КХТИ һәм "Аммоний" АҖ вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды. Очрашуда 3 мәктәп базасында химия юнәлеше лицеен үстерү планнары, 240 укучыга һәм тулай торакка исәпләнгән һөнәри уку йорты төзү турында фикер алыштылар.

Шулай итеп, 3 мәктәптә әлеге фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган химия-биология һәм физика-математика юнәлешендәге сыйныфларны формалаштыру планлаштырыла. Инде быел ук учреждениенең ремонт эшләре башланачак.

Көллиятне химия юнәлешендәге КНИТУ-КХТИ филиалы итү планлаштырыла. Биредә органик матдәләрнең химик технологиясе, сәнәгать җиһазларын монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, лаборантлар һ.б. юнәлешләр буенча белгечләр әзерләячәкләр. Агымдагы елда һөнәри белем бирү учреждениесе проектланачак, ә киләсе елда аны төзү эшләре башланачак.

Һәм инде быел ук "Аммоний" АҖ заявкасы буенча КНИТУ-КХТИда уку өчен 13 максатчан урын бүлеп бирелгән.

Сайлап алуда безнең районның һәр 11 нче сыйныф укучысы катнаша ала.

Бушлай тулай торак бирелә, укудан соң «Аммоний» АҖдә гарантияләнгән эш урыны бирелә, уку вакытында 20.000 сумга кадәр арттырылган стипендия булырга мөмкин.

Үз гаризагызны район мәгариф идарәсенә +7(855)-492-01-31телефоны аша җибәрергә мөмкин: 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International