Тихоново авыл китапханәсендә кунаклар өчен "Син хатын-кыз һәм шуның белән син хаклы" дип исемләнгән бәйрәм программасы әзерләнгән иде.
Музыка аһәңе астында кунакларны Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү тарихы турында сөйләгән китапханәче котлау сүзләре белән каршы алды. Кунаклар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән иде: шигырьләр, мәкальләр, әйтемнәр укыдылар, викторина табышмакларына җавап бирделәр, җырлар җырладылар, «Три девицы под окном"»дигән сәхнә күренеше куйдылар. Һәр китап укучыга "Чын хатын-кыз" дипломы тапшырылды. Чарада катнашучылар үз талантларын гына күрсәтеп калмыйча, төрле конкурслар барышында музыкаль эрудиция дә күрсәттеләр. Чара чәй табыны һәм биюләр белән тәмамланды.