9 мартта Песәй авыл җирлегендә гражданнар җыены узды.
Песәй авыл җирлегенең җирле үзидарә органнарының 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга планнар турында җирлек башлыгы Вилдан Мөхәммәтгалиев сөйләде.
Алга таба район җитәкчесе Радмир Беляев халыкны Менделеевск районының 2021 елгы үсеш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар белән таныштырды. Авыл җирлегендә ФАП төзелеше, Президент программасы буенча торак йортларга газ тоташтыру, янгын сүндерү машинасын ремонтлау (Песәй авыл җирлеге Советы депутаты Семенов Максим Николаевич ярдәме белән башкарыла), ГТК төзелеше һәм үзара салым мәсьәләләре турында сораулар булды.
Шулай ук районда авыл территорияләрен үстерү буенча киңәшче Нафиков Ришат авыл җирлегендә эшлекле активлыкны арттыру, африка дуңгызлар чумасы һәм кош гриппы торышы турында Баш ветеринария табибы Наил Кәлимуллин сөйләде.