9 март көнне Тойгуҗа авыл җирлегендә гражданнар җыены уздырдылар.
Тойгуҗа авыл җирлегенең җирле үзидарә органнарының 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга планнар турында җирлек башлыгы Рафит Сафин сөйләде.
Аннары район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева Менделеевск районының 2021 елгы үсеш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар белән таныштырды. Быел район барлыгы 26 федераль һәм республика программаларын тормышка ашыруда катнаша. Район территориясен үстерүдә "Аммоний"АҖ предприятиесе дә зур ярдәм күрсәтә.
Шулай ук районда авыл территорияләрен үстерү буенча киңәшче Нафиков Ришат авыл җирлегендә эшлекле активлыкны арттыру, африка дуңгызлар чумасы һәм кош гриппы торышы турында баш ветеринария табибы Наил Кәлимуллин сөйләде.
Шулай ук авыл җирлеге тормышында актив катнашканнары өчен Г.Г.Гайфетдинованы, Г.Р.Кудринаны, А.А.Сафинаны, Р.М. Зиннәтуллинаны, Р.А.Тазованы , Н.В.Гильфанованы һәм Ф.М. Хәбибрахманованы бүләкләделәр.