Песәй авыл китапханәсендә "Әнием, сөеклем минем" исемле гаилә ял кичәсе узды.
Китапханәче барысын да 8 Март бәйрәме белән котлады, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм мәхәббәт теләде. Чара барышында кызыклы һәм күңелле уеннар һәм конкурслар үткәрелде, аларда әниләр дә, балалар да бик теләп катнаштылар. Кадерле әниләр хөрмәтенә матур җырлар, шигырьләр яңгырады. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.