Гаҗәеп табигать дөньясы

2022 елның 11 марты, җомга

10 март көнне Ижевка авыл китапханәсендә Ижевка урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары катнашында «Гаҗәеп табигать дөньясы» дип исемләнгән танып – белү уены-викторина үткәрелде (сыйныф җитәкчесе Самарина В.В.).

Чара барышында балалар гаҗәеп табигать дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Китапханәче балаларга табигатьнең кеше тормышындагы роле, кешеләрнең туган ягына, Ватанына булган мәхәббәте турында сөйләде. Табигать-  язучылар һәм шагыйрьләр, рәссамнар һәм композиторлар өчен илһам чыганагы. Планетадагы иң мәзәк хайваннар турында видеоролик карадылар. Аннан соң балалар командаларга бүленеп уйнадылар. «Балыкчылар» һәм «Бал кортлары» командалары үзләрен табигать белгечләре итеп күрсәттеләр. «Табигать күренешләре», «Рәсемнәрне җый», «Шикаять», «Җәнлекләрнең балаларын ата», «Хәйләкәр сораулар», «Табигать дуслары кагыйдәләре» кебек төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар,  «Урман патшалыгы» экологик викторина сорауларына җавап бирделәр, мәкальләр һәм әйтемнәр, танылган язучыларның - натуралистларның әсәрләрен искә төшерделәр. Һәр дөрес җавап өчен командаларга яфраклар бирелде, алар уен ахырында Белем агачына беркетелде. Чара кысаларында «Хайваннар китап геройлары» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Чара бик кызыклы, күңелле һәм мавыктыргыч үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International