Камай һәм Енабердино авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды

2022 елның 11 марты, җомга

10 март көнне Камай һәм Енабердино авыл җирлекләрендә халык җыеннары  узды

Авыл җирлекләре  җирле үзидарә органнарының 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга планнар турында җирлек башлыклары сөйләде.

Аннары район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева Менделеевск районының 2021 елгы үсеш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар белән таныштырды. Быел район барлыгы 26 федераль һәм республика программаларын тормышка ашыруда катнаша. Район территориясен үстерүдә  "Аммоний"АҖ предприятиесе дә зур ярдәм күрсәтә.

Авыл халкы шулай ук авыл җирлегендә эшлекле активлыкны арттыру һәм Президент программасы буенча авыл җирлегендә газ тоташтыру турында мөһим мәгълүмат белән таныштылар.

Очрашуда халык үз сорауларын бирә алды.  Камайда яшәүчеләрне суның сыйфаты, газ тоташтыру мәсьәләләре кызыксындырды. Енабердино авылында элемтә һәм интернет сыйфаты, юлларга асфальт салу буенча сораулар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International