Эш визиты белән Л.Я.Карпов исемендәге Химия заводында Татарстан Республикасының инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь Сапунов булып китте

2022 елның 11 марты, җомга

Л.Я.Карпов исемендәге Химия заводында Татарстан Республикасының инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь Сапунов белән очрашу булды.

Эшлекле киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, алгарышлы социаль ]үсеш территориясе һәм эшмәкәрлекне үстерү буенча урынбасары Ленар Әхмәтов катнашты.

Предприятиенең башкарма директоры Марат Шәмсин катлаулы икътисади шартларда эшчәнлек һәм яңа проектлар үсеше турында сөйләде. Очрашу барышында делегация Менделеевск сәнәгать паркында һәм Менделеевск 2.0 сәнәгать паркы мәйданчыгында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International