Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында эшче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» X ачык республика телевизион фестиваленең оештыру комитеты утырышы узды.
Утырыш барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры, фестивальнең оештыру комитеты рәисе Альберт Кәримов җитештерүдә, сәнәгать тармакларында, шул исәптән хезмәтне популярлаштыру өлкәсендә эшләүче яшьләрнең дөньяга карашын формалаштыруда фестивальнең мөһимлеген билгеләп үтте. 2021 елда гына да фестивальдә Татарстан Республикасының 42 муниципаль берәмлегеннән 180 предприятие, оешма, учреждение катнашты. Барлыгы 1307 катнашучы.
Ул ассызыклаганча, проект яңа буын кадрлар формалаштыру һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру, республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу буенча мөһим функция башкара.
Проектның яңа сезоны 2022 елның 1 марттан старт ала һәм 7 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Фестивальнең юбилей сезонында 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге предприятиеләрдә, учреждениеләрдә һәм оешмаларда эшләүче яшьләр катнаша ала. Заявка кампаниясе 1 марттан 15 сентябрьгә кадәр узачак.
Зона турлары Әлмәттә (30 сентябрь - 1 октябрь), Түбән Камада (7-8 октябрь), Казанда (14-15 октябрь) һәм Яшел Үзәндә (21-22 октябрь) узачак. Сайлап алу турларында җиңүчеләр суперфиналда Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе сәхнәсендә (4-5 ноябрь) очрашачак. Гадәттәгечә Гала-концерт «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында (7 ноябрь) узачак. Нәкъ менә биредә Гран-прига ия булган җиңүче команда, шулай ук «Безнең заман геройлары»махсус призга ия булган команда номинацияләнә. Моннан тыш, быел, «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Данлы минут», «Визитка-презентация» номинацияләреннән тыш, яңа категорияләр кертелә.
"Дирекция карары нигезендә, быел «Зирәклек һәм агарту» номинацияләре кертелә, анда учреждениеләрнең генераль директорлары һәм район башлыклары фестиваль хәрәкәтен үстерүгә керткән өлешләре, хезмәт кешесенә мәхәббәт һәм ярдәм күрсәтүләре, шулай ук «Чәчәк ат, Татарстаным» - иң яхшы видеоклип өчен билгеләп үтеләчәк. Хәзер һәр номинациядә гран-при булдырылачагы тагын бер яңалык булачак. Шуңа бәйле рәвештә, гомуми приз фонды да арттырылачак", - дип хәбәр итте фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.
Исегезгә төшерәбез, «Наше время – Безнең заман» фестивале Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында үткәрелә.