2022 нче елның 8 нче мартында, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Тат.Тәкәш авыл мәдәният йортында гүзәл затлары өчен һәм Ватанны саклаучылар көннә зур бәйрәм концерты булды.
Яраткан әниләр, әбиләр барлык хатын-кызлар һәм ир-егетләр өчен бәйрәмне“Гөлләрем” ансамбле өр-яң "Рәхмәт сезгә әниләр ,әтиләр " дип аталган бәйрәм концерты күрсәттеләр .
Гүзәл затларыбызга,Ватан саклаучыларыбызга яз кояшына өстәп үзебезнең ихлас котлауларыбызны, матур җырларыбызны, дәртле биюләребезне бүләк иттек. Концертта авылның үзешчәннәре катнашты ,балалар
Мусина Әминә
Григорьев Радмир
Мусин Сәлим
Калимуллина Эльвина
Сафиуллина Чулпан белән Алия
Котлау сүзләре белән Григорьева Ләйсән һәм Галеева Нурия чыгыш ясады. Бәйрәм барысы да хатын-кызларга мәхәббәт хисләре белән сугарылган иде, сәхнәдән рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады, тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тулыландыручыларга адресланган иде. Бүген бәйрәм концертында булу бәхетенә ирешкән һәркемгә шатлык, мәхәббәт һәм язгы кәеф бүләк ителде.