Енабердино авылында кыш озату -Масленица бәйрәме

2022 елның 11 марты, җомга

6 март көнне Енабердино авыл мәдәният территориясендә зурлап кыш озату- масленица бәйрәме уздырдылар. Иртәдән үк күңелле бәйрәм җырлары яңгырады. Чарада катнашучылар бик теләп уеннарда катнаштылар, җырлар җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Чара дәвамында җырлар тынып тормады, коймак, тәм-томнар, хуш исле кайнар чәй белән сыйландылар. Һәм йола буенча, язны каршылап һәм ел бай һәм бәхетле булсын өчен карачкы яндырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International