Борынгы заманнарда Май чабуда һәр кешенең бурычы салкын кышны куып тарату һәм табигатьне уятуга ярдәм итү дип саналган. Барлык масленица йолалары шуңа юнәлтелгән дә. Монай авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре зәвык, күңелле уеннар, конкурслар, җыр-биюләр белән халык күңелен ачты. Көчен һәм җитезлеген сынарга теләүчеләр өчен "Көчлеләр", "Масс-реслинг", "Аркан тартышу" кебек аерым конкурслар булды. Салкын кыш карачкысын яндыру вакытында шау-гөр килделәр. Һәркемгә тәмле коймакларны авыз итеп, самавырдан хуш исле кайнар чәй эчү мөмкинлеге дә бар иде. Олылар да, бигрәк тә балалар, бик канәгать калдылар, чөнки бәйрәмнән буш кул белән китмәделәр, ә актив катнашкан өчен рәхмәт йөзеннән төрле бүләкләр алдылар.