8 Март-язның иң матур, иң назлы бәйрәме. Бу бәйрәм көнендә дә Енабердино авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Әниләр-кызлар" дип исемләнгән конкурс программасы үткәрделәр. Катнашучылар үзләрен яхшы артистлар итеп,барлык иҗади осталыкларын,дәртләрен күрсәттеләр.Күңелле уеннар узды, җырлар җырладылар.Залда бәйрәм кәефе хөкем сөрде.Башкача булырга да мөмкин түгел: иң якын кешеләр-әниләр һәм кызлар.Катнашучылар һәм тамашачылар яхшы кәеф, уңай эмоцияләр, барысы да бүләкләр алды.