Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге эшләмәүче пенсионерларга март ае өчен пенсиянең индексация үткәргәннән соң билгеләнгән күләмдә 8,6% ка күчерелүен искә төшерә. Хәзер пенсионерлар мондый күләмне ай саен алачак.
Февраль ае өчен түләүләр зур сумма тәшкил иткән, чөнки февраль аенда пенсионерлар пенсия белән бергә гыйнвар ае өчен 8,6% ка индексацияләнгән пенсия, өстәмә (доиндексация) алган. Март аенда пенсия гыйнвар өстәмәсеннән башка күчерелгән.
Исегезгә төшерәбез, индексация ике этапта узды. Башта 1 гыйнвардан пенсияләр 5,9% ка артты, ә 1 февральдән, Россия Президенты йөкләмәсе буенча, Федераль закон нигезендә, өстәмә рәвештә 8,6% ка кадәр индексацияләнде.
Индексациядән соң билгеләнгән пенсиягезнең төгәл күләмен РПФ сайтында яки "дәүләт хезмәтләре"порталында белергә мөмкин. Моның өчен «билгеләнгән пенсия һәм социаль түләүләр турында белешмә»электрон сервисын активлаштырырга кирәк. Белешмә реаль вакыт режимында берничә секунд эчендә формалаша. Ул юридик көчкә ия, чөнки көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән мөһер белән таныкланган. Теләгән очракта белешмәне бастырып чыгарырга була.
Искәртеп узабыз, һәр пенсионерның өстәмәләре индексациядән соң шәхси һәм ала торган пенсия күләменә бәйле.