Балалар китапханәсендә укучылар өчен «Сигезле саны гади сан түгел» исемле күргәзмә-уены оештырылды.Китапханәче Елена Назарова бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, балалар әниләр турында мәкальләр җыйдылар, әниләр турында табышмаклар чиштеләр. Әни сүзе булган җырлар, шигырьләрне искә төшерелде Китапханәче барлык кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм балаларга китаплар һәм күргәзмә белән танышырга тәкъдим итте.