2022 елның мартында күренекле балалар язучысы К.И. Чуковский тууына 140 ел тула. Аның әсәрләрендә бер генә буын балалар тәрбияләнмәгән. Чуковский китаплары–игелекле, танып-белүле, аларны нәниләр дә, өлкәнрәкләр дә ярата.Балалар китапханәсе бу вакыйгага багышланган «Театральләштерелгән уку» район конкурсы оештырды.Бу конкурста 1,7,8,11,12 нче номерлы, шулай ук Песәй, Ижевка, Татар Чаллысы, Монай, Иске Гришкин, Бәзәкә, Тойма. Сәйтәк авыллары мәктәпкәчә балалар бакчалары катнашты. Катнашучылар 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар иде. Видеороликлар оригинальлек һәм артистлык белән тулы иде. Нәниләр үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Һәм менә 11 март көнне мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре балалары арасында үткәрелгән «Театральләштерелгән уку» район конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Балалар янына еламсыраган Федора (Назарова Е.А.) чыкты. Ул үзе белән булган бәла турында сөйләде, барысы да аннан каядыр качып киткәннәр. Алып Баручы Казакова Л. М. балаларга видеоролик карарга тәкъдим итте, аны караганнан соң Федорушкадан ни өчен качуы аңлашыла башлады. Нәтиҗәдә, ул барысын да төзәтеп, җиңүчеләрне бүләкләүгә калачагын вәгъдә итте. Балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Марготнова И.А. конкурста катнашучыларга дипломнар һәм призлар тапшырды һәм балаларга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде. Чараны Николаева Дарья (җитәкчесе Улько Л) чыгышы бизәде.