«Саулык» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә үзәк китапханә хезмәткәрләре ял итүчеләр өчен Борис Пастернакның иҗаты буенча "Кечкенә Манчестер" квиз-уены үткәрделәр.Чарада катнашучылар биш раундта язучының биографиясе, иҗаты белән бәйле белемнәрен тикшерделәр; аның безнең якларга ничек һәм ни өчен эләгүен, беренче тапкыр "Доктор Живаго" романы буенча фильм төшерелүен белделәр. Ахырда уенның барлык катнашучылары истәлеккә фоторәсемнәр, тормыш даталары һәм Борис Пастернак цитаталары язылган китап битләренә кыстыргычлар алдылар