Балалар китапханәсендә 1 нче мәктәпнең 2 «В» сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе Капрош Н. А.) «Йорт иясе Кузька белән күңелле очрашу» дип исемләнгән интерактив уен узды.
Чараның беренче өлешендә китапханәче Казакова Л.М. балаларны йорт иясе Кузя турында язган китаплар авторы Татьяна Александрованың кыскача биографиясе белән таныштырды. Укучылар әкиятнең ничек барлыкка килүен һәм ни өчен Кузька турында авторның кызы Наталья Александрова язганың белделәр. Йорт ияләре кайда яшиләр, кем белән дус, нәрсә ашыйлар, ничек өйне саклыйлар һ. б. турында белделәр. Йорт иясе Кузяның (китапханәче Назарова Е.А.) балалар янына килүе барысы өчен дә көтелмәгән яңалык булды. Һәр бала Кузька белән исәнләште, аңа берничә ягымлы сүз әйтте. Күп гасырлар дәвамында өй хуҗаларының саклана торган тылсымлы сандыклары турында да белдләр. Балалар әсәр буенча сорауларга җавап бирделәр. Чара «Кузя баласының маҗаралары»дигән мультфильм карау белән тәмамланды.